Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Александр Шадриковның котлавы

2015 елның 7 марты, шимбә
Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне 8 март бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! Чибәрлек, мөлаемлык, нәфислек, сизгерлек һәм шәфкатьлелек – болар барысы да сезгә табигать бүләге. Асыл сыйфатларыгызны әле тагын да санап булыр иде. Хатын-кыз – Ана, ул безгә тормыш бирә, гаилә учагын, җил-яңгыр тидерми, сүндерми саклый. Яшь буын рухи-әхлакый тәрбияне, туган телгә, халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы карашны һәм тирән мәхәббәтне ана сөте белән сеңдерә.

Чүпрәле хатын-кызларының да мәгариф, бизнес, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, мәдәният-сәнгать өлкәсендәге казанышлары сокландыра. Иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән хатын-кыз ветераннарыбызга карата да искиткеч зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерәсем килә.

Хатын-кызларның һәрберсе бу көнне ир-атлардан бик күп ягымлы, матур сүзләр, тәбрикләүләр ишетер, бик күпләренә мәхәббәт аңлатырлар, йөрәк серләрен ачарлар дип ышанам. Күңелләрегездә һәрчак яз булсын, игелек, мәрхәмәт, бәхет ташып торсын! Бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре – кочагыгызга, шатлык хисләре эчегезгә сыймасын! Елмаегыз – дөнья тагын да яктырсын!

Бәйрәм мөбарәк булсын, кадерле хатын-кызлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International