Ел саен күркәм традиция буенча районда 8 Март-Хатын-кызлар көне уңаеннан Чүпрәленең гүзәл затларын котлау чарасы уза.
Быел бәйрәмнең төп кунаклары, районыбызның олы буын вәкилләре, Бөек Ватан сугышының бар авырлыкларын үз җилкәләрендә уздырган, михнәте, шатлыгы, югалтулары аша гомер кичергән тыл хезмәтчәннәре, “Ел хатын кызы. Ел ир-аты:хатын кыз карашынча” республика бәйгесендә катнашучылар иде.
Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмдә катнашучы барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчысына изге теләкләрен җиткерде. Тормышта хатын-кызны никадәр көчсез зат дип, әйтәсәләр дә алардан башка бернинди башлангычка да нигез салып булмаганлыгын ассызыклады.