Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләрен тапшыру башланды
2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту – һәркемнең изге бурычы.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләү кысаларында Чүпрәледә бүген-5 марттан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башланды. Иң беренчесе аның Алешкин-Саплык авыл җирлегендә үтте.
Мәктәпнең актлар залында катнашучылар тыл хезмәтчәннәренең һәркайсын җылы каршы алдылар. Кызганыч, әмма бу җирлектә бүген бер генә исән ветеран да калмаган. Беренче юбилей медальләрен тыл хезмәтчәннәренә район башлыгы Александр Шадриков шәхсән үзе тапшырды.
-Сезнең өлешкә фронтларда һәм тылда батырларча көрәшеп, көчегезне түгәргә, сугыштан соң да илне төзекләндерү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килгән. Ветераннарыбыз сугышның тере шаһитлары булса, сез тылдагылар Җиңүне хезмәт фронтларында якынайттыгыз. Сез батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезне саклап калдыгыз, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк иттегез. Барысы өчен дә сезгә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, алдыгызда баш иябез,-диде Александр Шадриков.
Актлар залындагы тантаналы чара мәктәп укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Җыр-биюләр Бөек Ватан сугышы елларының кайтавазы булып, шушы чорны хәтерләрдә кабат яңартты.
Бүген юбилей медальләре әлеге җирлектә 20 тыл хезмәтчәненә тапшырылды. Сәламәтлеге аркасында мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган өлкәннәргә әлеге күкрәк билгеләре өйләргә барып тапшырылачак. Район башлыгы Александр Шадриков Алешкин Саплык һәм Татар Саплыгы авылында яшәүче Нина Семенова һәм Лидия Исаева өендә булды. Хәл-әхвалләрен сорашты һәм Бөек Җиңүнең олуг бүләкләрен күкрәкләренә кадады.
-Күрмәгәннәр калмады. Ачлык, ялангачлык-барысын да үткәрдек. Белем алу урынына олылар белән бергә кырларда иген иктек, үгезләр җиктек. Намусыбызга тап төшермәдек, гел хезмәттә булдык. Бүтән андый сугышлар кабатланмасын иде, безнең балалар, оныклар без күргәннәрне күрмәсеннәр,-ди Нина Семенова.
Чүпрәлегә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре 1000гә якын данә кайткан. Аларның һәркайсы тантаналы шартларда район башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан авыл җирлекләренә чыгып тапшырылачак.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз