2015 ел Россия Президенты Указы нигезендә “Әдәбият елы” дип игълан ителде. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында Әдәбият елын рәсми ачу тантанасы узды.
Чарага килүчеләрне фойеда район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының эшчәнлеген чагылдырган фотостенд, китаплар урнаштырылган күргәзмә каршы алды.