Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле тармаклы технологияләр техникумын 36 студент тәмамлады
2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Чүпрәле тармаклы технологияләр техникумын 36 студент тәмамлады. Аларга тантаналы төстә дипломнар тапшыру чарасы муниципаль район башкарма комитеты залында үтте.
Һәр кызның, егетнең йөзендә шатлыклы, шул ук вакытта моңсулы елмаю сизелә. Әле кайчан гына училище бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергәннәр иде алар. Ике ел ярымга сузылган тынгысыз уку еллары бер мизгелдә, күз ачып йомганчы үтте дә китте. Училище алар өчен туган йортка әйләнде, дус коллектив тупланды. Укытучы абый- апалары аларга белгечлек биреп кенә калмадылар, тормышта яшәргә, җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да өйрәттеләр. Япь- яшь килеш килгән малайлар һәм кызлар бүген инде кулларына белгечлек дипломнары алып, олы тормыш юлына аяк бастылар.
Яшь белгечләрне муниципаль район башлыгы Александр Шадриков ихлас күңелдән тәбрикләде, туып- үскән җиребезне тагын да матурайту, аның социаль һәм икътисадый тотрыклылыгын ныгытуга үзләреннән лаеклы өлеш кертергә чакырды. Техникум директоры Рамил Ахметовның да үз укучыларына әйтер теләкләре күп булды. Аның сүзләренә караганда, ике ел ярым эчендә студентларга ныклы белем һәм күнекмә биреп чыгару өчен укытучылар һәм мастерлар күп тырышлык куя. Көчле коллективның эшчәнлеге һәм матди- техник базаның ныклы булуы студентларга теория белән практиканы бергә алып барырга мөмкинлек бирә. Монда укучыларның белгечлекләре буенча яңа талантлары ачыла. Зур Уби авылы кызы Надежда Цыфаркина (укытучысы Сиринә Мохтарова), мәсәлән, республика күләмендә үткәрелгән кондитер- пешекчеләр конкурсында берничә мәртәбә катнашып призлар яулый. Фәрит Хәйретдинов да һөнәри осталык конкурслары призеры.
Казан дәүләт аграр университетының өлкән укытучысы Илдус Гималтдиновның да килүе юкка булмады, берничә студент югары уку йортына керү өчен шунда ук гариза да язды. Район башлыгы Александр Валерьевич автомобильләрне ремонтлау буенча өченче разрядлы слесарьларга, тракторчы- машинистларга, “В” һәм “С” категорияле шоферларга, ягулык салу станцияләре операторларына һәм кондитер- пешекчеләргә дипломнар тапшырды.
Алар арасында кызыл диплом алучылар да булды. Укучыларның әти- әниләре исеменнән чыгыш ясаган Наталия Пустынина районда шундый техникумның булуы, анда уку һәм яшәү өчен бик яхшы шартлар тудырылуына куанычын яшермәде. – Балаларыбызга төпле белем, һөнәри белгечлек һәм ата- аналарга гына хас тәрбия бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт.
Без бик канәгать, киләчәктә дә мактаулы һәм авыр эшегездә уңышлар телибез,- диде Наталия Владимировна. Афәрин, яшь белгечләр, хезмәт юлыгыз имин булсын!
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз