Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Яз ашыктыра, ә эшләр буа буарлык-Чүпрәле районы "Шәйморза" хуҗалыгында семинар узды
2015 елның 28 феврале, шимбә
Малларны кышлату- терлекчеләр өчен үтә дә катлаулы һәм җаваплы чор. Яшь үрчемне исән- имин саклап үстерү, терлекләрнең баш санын һәм алардан продукция җитештерүне киметмәү төп бурычлардан санала. Әлеге авырлыкларны бөтен хуҗалыклар да сыный.
Терлек азыгы белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән фермаларда хәлләр аеруча кискен. Сер түгел, җәйге корылык район хуҗалыкларында үзенең “кара” эзен калдырды. Кышлату өчен таләп ителгән күләмдә азык запасы тупланмады. Моны агарар идарә белгечләре дә яшерми. “Шәйморза” хуҗалыгында үткән семинарда да сүз, нигездә, шул хакта барды. Әлеге җәмгыять районда иң эреләрдән санала. Мондагы фермаларда бүген 900 дән артык мөгезле эре терлек бар. Шулардан 360-ын савым сыерлар тәшкил итә. Хәзерге вакытта һәр савым сыердан тәүлеклек сөт җитештерү 8 килограммнан аз гына артык. Бу күрсәткеч уртача районныкы белән чагыштырганда да дүрт килограммга ким. Быелның ике аенда шәйморзалылар бер сыерга исәпләгәндә 459 килограмм сөт сауганнар. Янәшәдәге “Цильна” хуҗалыгында ул күрсәткеч 1461 килограмм булды. Сәбәп нәрсәдә? Әлбәттә, сөт терлекләре тиешле рацион нигезендә ашатылмаса һәм тәрбия бирелмәсә алардан мул продукция алу турында хыяллану да мөмкин түгел. Семинар буласы көнне дә сөт маллары алдына сулыш юлларын буарлык әче исле сенаж салганнар иде. Сыйфатсыз азык белән тукланган сыерның күпме күләмдә һәм нинди сөт бирәчәгенә ачыклык кертүне белгечләр хөкеменә калдырыйк. Район башлыгы Александр Шадриков семинарда катнашучыларның игътибарын терлек азыгы әзерләгәндә таләп ителгән технологияләрне төгәл үтәргә кирәклегенә юнәлтте. Киләчәктә азык чөгендере үстерү мәйданнарын арттыру да бурыч итеп куела. Сөт җитештерүдә үз мөмкинлекләреннән түбән эшләгән “Березка” җәмгыяте һәм “Хафизов Р. Р.” коллектив фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре кискен тәнкыйтькә алынды. –Барлык күрсәткечләр буенча да “Цильна” хуҗалыгы районны күтәреп чыга алмас, һәрберегезгә ахыргы нәтиҗә өчен динамикалы эшләргә кирәк,- ди район башлыгы Александр Валерьевич. – Яз якынлаша барган саен пробламалар да бермә- бер арта. Булган азыкны сакчыл тотарга, әрәм- шәрәм итүгә юл куймаска кирәк. Кояшлы, җылы көннәрдә малларны ачык һавада күберәк йөртегез,- дип киңәшен бирде аграр идарәнең телекчелек белгече Айваз Абязов. Терлекчелек тармагында уңай нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен “Цильна” җәмгыятенең баш зоотехнигы Марат Рәимов, “Низамов А. А.” коллектив фермер хуҗалыгының товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Фиалит Яфизов, “Ак Барс Чүпрәле” җәмгыятенең мал табибы Алмаз Нуртдинов һәм көтүне яңарту буенча технологы Иршат Нуртдинов акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Ул көнне семинарда катнашучылар “Шәйморза” җәмгыятенең машина-тракторлар төзекләндерү мастеркоенда да булдылар. Тракторлар ремонтлау эшенең барышы һәм механизаторларның хезмәт шартлары белән таныштылар. –Шундый җылы һава торса кыр эшләре озак көттермәс. Техника ремонтлауны ашыктырырга кирәк, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру өчен агрегатлар бүгенән әзер булырга тиеш,- дип искәртте Александр Валерьевич. Кыр эшләрендә катнашырга тиешле техниканың күп өлеше 1 апрельгә старт сызыгында булырга икән. республика җитәкчеләренең дә таләбе шундый. Агроидарәнең производство- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов һәм “Гостехнадзор” ның баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров машина- тракторларны төзекләндерү һәм аларны идарә иткәндә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, аяныч хәлләргә юл куймау өчен җитди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләделәр. Азык культурасын игү техникасын быел кайчандагыга караганда да максималь эшләтү турында әйттеләр. Чөнки терлекчелек комплексын табышлы итү өчен беренче чиратта сыйфатлы азык кирәк. Сенаж траншеясын тутыру эше берәр айга сузылган очракта азыкның “Шәйморза” сенажыдай булуын көт тә тор.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз