Чүпрәле районы Пенсия фонды клиентлары игътибарына

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Кадерле пенсионерлар һәм пенсия фонды клиентлары! 
Чүпрәле районы Пенсия фондының клиентларны кабул итү бүлегенә гаризаларыгыз, сорауларыгыз, банклар өчен төрле белешмәләр,  я булмаса төрле үтенечләрегез булса алдан ук телефон аша язылып Сезгә билгеләгән көнне алдан сөйләшенгән уңайлы  вакытка кабул итү бүлмәсенә килергә була. Шулай эшләгәндә Сезне Пенсия фондының район бүлегендә чиратсыз кабул итәчәкләр. Моның очен бары тик  074 туры элемтә номерына, я булмаса 2-26-47 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Пенсия фонды хезмәткәрләре  Сезнең сорауларыгызны тыңлаганнан соң  Сезнең өчен уңайлы булган көнгә, уңайлы вакытны билгелиләр.  Билгеләнгән вакытта килә алмаган очракта яңадан шалтыратып башка вакытка да күчерергә дә мөмкин. Бу әлбәттә Сезгә чиратларда озак вакытлар тормас өчен эшләнелә.  Районыбызның Пенсия фонды хезмәткәрләре тарафыннан һәр көнне уртача 42-45 кешене кабул итә. Аларның күбесе бигрәк тә авылларда яшәүче клиентлар көннең беренче яртысында килергә торыша. Кабул итү вакытында уңайсызлыклар,кайвакыт чиратларда да  көтеп утырырга туры килә. Ә көннең икенче яртысында чиратлар  кими, я бөтенләй булмый.  Шул уңайдан район үзәгендә Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында яшәүче пенсионерларга мөрәҗәгать итеп, әгәр Сезнең Пенсия фондына сорауларыгыз,  төрле гозерләрегез булса (телефон аша язылмаган очракта) көннен икенче яртысында килүегезне сорыйбыз. 

Тирән хөрмәт белән  Пенсия фондының Чүпрәле бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International