Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган рәсми сайт эшли башлады

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Россиядә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган рәсми сайт һәм "Җиңүгә Дан!" ("Ура Победе!") Бөтенроссия акциясенең мобиль кушымтасы эшли башлады.

Әлеге сайтка кереп, Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы фото һәм видеоархив белән танышырга була. Анда сугыш темасына җыр һәм фильмнар да урнаштырылган. 9 май — Бөек Җиңү көнендә илнең төрле шәһәрләрендә үтүче 14 хәрби парад трансляциясен дә карап булачак.

Сайтка http://press.may9.ru/ яисә  http://may9.ru/  адреслары буенча керергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International