–Безнең максат районны үстерү, яшәү өчен лаеклы шартлар булдыру,-диде район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәле район Советының 43нче утырышында. Әлеге утырыш район Советының 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2015 елга планнар билгеләүгә багышланган иде һәм анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
– 2014 елда без үз эшебездә билгеле бер нәтиҗәләргә ирештек. Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеш рейтингында ел башына булган 40нчы урыннан район ел ахырына 22 урынга күтәрелде. Район бюджеты да 2014 елда керемнәр буенча, әлегә кадәр һич тә күзәтелмәгәнчә, 166,2 процентка үтәлде,-дип башлады үзенең докладын Александр Шадриков.
Шулай булуга карамастан, докладның калган өлеше тәнкыйтькә корылган иде. Район башлыгы авыл хуҗалыгында уңышсызлыкларны табигать капризларына гына кайтарып калдырырга ярамаганлыгына тукталды. Югары уңыш бирүчән, шул ук вакытта корылыкка да түзем сортларны чәчү әйләнешенә кертергә, фән белән дә "дуслашырга" кирәклеген искәртте. Бер үк шартларга куелган хуҗалыклардан, мәсәлән, "Цильна" хуҗалыгында бер сыерга 9,5 мең кг. сөт туры килсә, "Березка", "Хафизов" кебек хуҗалыкларда бу сан өч тапкырга ким. Гәрчә район үз алдына сөт җитештерү буенча республикада беренче унлыкка керү максатын куйса да, кеше факторына да бәйле рәвештә ул икенче дистәдәгеләр арасында кала бирә. Шул ук вакытта районда мөгезле эре терлек санының ярыйсы ук артканын да әйтергә кирәк. Түбән Чәке, Яңа Ишле, Уби, Матак, Иске Чокалы авыл җирлекләре башлыкларына да "эләкте". Алар үз территорияләрендә бер генә "Гаилә фермасы" да төзеттерә алмаганнар.
–Бүгенге көнгә без эшкәртү һәм җитештерү цехлары да ача алганыбыз юк. Авыл хуҗалыгы бары тик үстереп сатуга гына корыла икән, димәк керем алыпсатарларда гына кала. Үстерелгән продукцияне үзебездә эшкәртеп, кибет киштәләренә кадәр китереп җиткерү 2015 елда безнең максат булырга тиеш,-дигән бурыч куйды Александр Шадриков.
Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүне анализлау, аның юлларын барлау докладта аерым бер урынны алып торды. Әлеге тармакка районның 897 кешесе тартылган, милекчелекнең төрле формаларына караган (КФХ, ООО, ИП) 467 ширкәт бар. Районда җитештерелә торган тулаем товар күләмендә эшмәкәрлеккә туры килгәне–20,4 процент (республикада–25,7%). Республика җитәкчелеге исә әлеге өлешне 35 процентка җиткерүне максат итә.