Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә полковник Валерий Колпаков призларына чаңгы турниры узды
2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Аның исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгычылар ярышы 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Шунысы куанычлы, хәзер аңа чит өлкә спортчылары да тартыла башлады. Димәк, киләчәктә әлеге турнирның региональ дәрәҗәдә үткәрелүе дә мөмкин.
Быел да узышлар узасы урман алачыгына 200 дән артык чаңгычы килгән иде. Старт парадында спортчыларны район башлыгы Александр Шадриков һәм Әфган, Төньяк Кавказ сугышларын үткән полковник Валерий Колпаков тәбрикләде. Валерий Федорович Чуваш Чүпрәлесе авылында туып үскән. Балачак елларыннан ук спорт белән шөгыльләнгән, җиңел атлетика буенча үз мәктәбендә чемпион булган, хәрби училищедагы ярышларда катнашкан, Мәскәүдә- хәрби академиядә укыган вакытларда да алдынгы спорчылардан саналган. Взвод командирыннан полк командиры вазифасына кадәр күтәрелгән. –Без, төрле сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан сугышчан дусларыбызны онытмыйбыз. Тугыз елдан артык дәвам иткән Әфган сугышы тынганга да 25 еллап вакыт узды. Без анда, дөньяның иң көчле иле-- 15 союздаш республика хәрбиләре интернациональ бурычыбызны үтәдек. Сугыш бетте, СССР да тузды. Канкойгыч конфликтлар да ерак томаннар артында калды. Шулай да андагы истәлекләр бүгенгедәй хәтер түрендә саклана. Яу кырыннан кайта алмый калганнарны онытмагыз. Әле дә дөньялар тыныч түгел, чат күршебез Украина җирендәге кан коюлар да тынычланырга урын калдырмый,- диде чәчләренә ак бәс кунган офицер. Ярышларга килгәндә, эстафета узышларында катнашкан сигез команда арасында Ульяновск өлкәсенең Алгаш авылы чаңгычылары беренче урынга лаек булды. Чуваш Чүпрәлесе һәм Уби командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. 12 комплект медальләрнең күпчелеген Чуваш Чүпрәле , хорновар- Шигали, Уби һәм яңа Элмәле чаңгычылары яулады. – Ярышларда катнашырга теләүчеләр күп булды. Игътибар иткәнсездер инде, чаңгы белән шөгыльләнүчеләр старттан ук алга чыкты. Ә менә кайберәүләр дистанцияне үз җайлары белән ашыкмыйча гына үттеләр. Шулай алар трассаны үтә алдылар. Бу бик мөһим. Монда без сәламәт яшәүне беренче планга куябыз. Ике көнгә бер мәртәбә чаңгыда йөрсәк , нинди файда булыр иде,- ди Валерий Федорович. Аннан соң ул ике километрлы дистанциядә үзенең бүген дә спорт белән яшәвен исбатлады. Җиңүче командаларга кубоклар, ә I- III урыннарны яулаган спортчыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Спортчылар һәм аларның тренерлары турнирны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен полковник Валерий Колпаковка һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы Виталий Землемеровка рәхмәт әйттеләр. Кыр кухнясында кайнар чәй, карабодай боткасы һәм коймак белән сыйлаганнары өчен МЧС һәм күп тармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләренә дә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз