Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары ветеран янында кунакта булдылар

2015 елның 20 феврале, җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек уңаеннан мәктәпләрдә уку елы башыннан ук төрле чаралар үткәрелеп килә. Безнең Иске Кәкерле урта мәктәбендә дә төрле чаралар үтеп тора. Бу көннәрдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Герой пионерлар”, “Батырларның даны мәңгелек” дигән темалар астында сыйныф сәгатьләре, кичәләр булып үтте.
 
2нче сыйныф укучылары авылыбызның хөрмәтле Аксакалы, Бөек Ватан Сугышы ветераны Исхаков Фатыйх абый янында кунакта булып кайттылар. Фатыйх абый балаларга үзенең сугыш юлы тарихын сөйләде,ул көннәрнең авыр  истәлекләрен хәтерендә кабат яңартты.

-Безгә бу Җиңү җиңел генә бирелмәде.Бик зур югалтулар, ачы хәсрәт кичерде халык. Ләкин бүгенге тыныч тормыш, шушындый бәхетле балачак, сезнең шатлыклы йөзләрегезгә карыйм да, димәк, юкка гына көрәшмәгәнбез, юкка гына кан түгелмәгән икән,- ди Ветеран кул сырты белән күз яшьләрен сөртеп.

 Әйе, Сез тудырган зур батырлыклар һәм Сез кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек. Бүген без сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланабыз, сезгә дан һәм мәдхия җырлыйбыз, сезнең түземлелегегез, сабырлыгыгыз алдында баш иябез.


Сиринә Айметова, Иске Кәкерле урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International