Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә Федерация кубогына хоккей ярышы узды
2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Исегезгә төшерәбез, быел районда Физкультура һәм спорт елы, дип игълан ителде. Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильдановның әйтүенә караганда, районда хоккей спортын үстерү һәм пропагандалау, оешмалар арасында иң көчле командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм спорт- масса эшләрен тагын да яхшырту аның максаты итеп куела.
Әлеге программа кысаларында берничә мәртәбә йөзү ярышлары, шахмат турниры һәм алкалы хоккей буенча турнирлар үткәрелде дә инде. Ә бу турнир рәсми төстә, “районның хоккей федерациясе кубогына һәм призларына” дип аталды. Федерациянең председателе итеп Борындык элеваторының генераль директоры Васил Сәлахов билгеләнгән иде. Хоккей районыбыз халкының иң яраткан спорт төрләреннән санала, җанатарлар да бездә җитәрлек. Оешма һәм предприятиеләр командалары арасында оештырылган турнир спорт яратучыларда зур кызыксыну тудырды. Чыннан да, моңарчы кәшәкә тотып карамаган, тимер аякка басмаган ир- егетләрнең алка сугулары, боз өстендә үз- үзләрен тотулары күпләргә бик сәер тоелды. Шулай да егетләр сынатмады, беренче коймак төерле була дисәләр дә, уеннар кайчакта КХЛ турнирларын хәтерләтте. Кыскасы, молодцы егетләр, булдырдыгыз!,- дип әйтергә генә кала. Турнир уеннарын район хакимияте һәм МФЦ (күп функцияле үзәк) командалары башлап җибәрде. МФЦ һөҗүмчесе Радмил Абязов ташлаган алкага уенның өченче периодында гына хакиямиятчеләр җавап кайтара алдылар. Аның авторы Алмаз Тугушев булды. Уен тигез исәп белән тәмамланды. Өстәмә билгеләнгән биш минутта да җиңүче ачыкланмады. Аннан соң баш судья Илдус Мөшәрәпов буллит билгеләде. Эльвир Шәрәпов керткән алка МФЦга җиңү китерде. Ә менә спорт мәктәбе командасы МВД хоккейчыларын киеренке көрәштә 3:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Турнирның финал өлешендә өченче һәм дүртенче урыннар өчен хакимият һәм МВД командалары очрашты. Уенда көчләрнең тигез булуы күренеп торды. Биш минутлык өстәмә период та командаларга файда китермәгәч, буллит суктылар. Монысында инде бәхет хакимият спортчыларына елмайды. Беренче һәм икенче урыннар өчен спорт мәктәбе белән МФЦ хоккейчылары көрәште. Уен никадәр мавыктыргыч булуга да карамастан, тамашачылар нибары бер генә “гол” күрделәр. Аны спорт мәктәбенең оста һөҗүмчесе Ринат Сәлахов каршы як капкага бик матур ташлады. Район башлыгы Александр Шадриков күчмә кубокны команда капитаны Ирек Мөшәрәповка тапшырды. Турнирда катнашучы барлык уенчылар да хоккей федерациясенең истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Район башлыгы Александр Валерьевич, спортчыларга яңа җиңүләр, сәламәт тормыш һәм эш урыннарында зур уңышлар теләде.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз