Иске Чүпрәле авылында яшәүче Сария апа Салеевага 90 яшь тулды

2015 елның 15 феврале, якшәмбе
90 яшьлек юбилеен билгеләп узды Иске Чүпрәле авылында яшәүче райондашыбыз Сария апа Салеева. Күркәм традиция буларак бәйрәм иясен котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов килде.
 
– Безнең тормышыбыз затлы бүләкләр, матур чәчәк бәйләмнәренә бай булмады. Хәер, ни сөйләргә, хәтта туган көн бәйрәмен дә билгеләргә вакыт юк иде. Хәзер менә Президентлар да котлый үзебезне, олы җитәкчеләрдән мондый хөрмәт, ихтирам тоюдан да зур бәхет юк, – ди Сария апа сөенечен белдереп. 

Әйе, сугыш елларына яшьлекләре туры килгән әлеге буынга туган көн, бәйрәмнәр турында уйлап утырырга да мөмкинлек булмаган шул. “Барысы да Җиңү өчен!”, дигән лозунг астында көн-төн дими хезмәт куйган кешеләр алар.

16 яшеннән окоплар казу кебек  ир-атларга хас авыр хезмәтне башкарса да, күңелендәге нәфис затларга хас матурлыкны югалтмаган Сария апа. Бүген дә һәр хәрәкәтендә, сөйләмендә чагылган күркәм сыйфатлары, яшьлегендә уңган, үткән, чая холыклы булуы турында сөйли.

Чыннан да окоп казып йөргән җиреннән аны Иске Чокалы авылындагы элемтә бүлегенә эшкә кайтаралар.

-Элемтә өчен җавап тоту бик зур хезмәт сорый иде. Бүгенге сыман интернет заманасы түгел бит, барысы да шул телеграф аша хәл ителә иде. Булсын ул сөйләшүләр, телеграмма җибәрүләр, гомумән, мөһим карарлар, кәгазьләр-барысын дә күздән уздырасы. Морзянка әлифбасын белү дә зур осталык сорый,-ди ул елларны искә алып Сария апа.

Яшь кызның үз эшенә җаваплы каравын җитәкчеләр күреп ала һәм аны район үзәгендәге элемтә бүлегенә эшкә ала.

-Өчәр смена эшли идек. Мин төнге сменада. Урындык астында балта куйган. Әгәр дә теге яки бу хәл була калса, беренче чиратта барлык элемтә чыбыкларын юк итәргә кушылган. Илебез, халык өчен эшләвемә куанам. Аеруча, эшемнең нәтиҗәле булуына сөенәм, – ди ул.

Чыннан да Сария апаның хезмәте сер саклаучыларныкына тиң булган. Шуңа да тыныч тормышта да ул төп хезмәтеннән тыш, җәмәгать эшләрендә, халык судында утырышчы вазифаларын да башкарган. Әлеге уңайдан авыл җирлеге башлыгы урынбасары да Фәрит Галләмов та: “Сария апа үз хезмәтен төгәл, җаваплы итеп башкаручылардан. Аңа карата җиткчеләрдән һәрвакыт мактау сүзләре генә ишетелер иде”,-ди. Сария апа районда яшәүчеләр тарафыннан һәрчак ярдәмчел булуы белән искә алына. Кайсынадыр югалган әйбересен, яисә телеграммасын элемтә аша кайтарырга кирәк, барысына да булыша ул.

Бүген дә аны олылап, табын түренә чакыралар чүпрәлеләр. Һәрвакыт ак яулыгын бәйләп, кыйбласы сузган туры юлдан, ялгышмыйча, тайпылмыйча яшәргә чакырып, рухи яктан дини вәгазьләре белән күңелләрне баетучы Акъәби дә әле ул.    


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International