ТР дәүләт хезмәтләре порталы уңайлы яңа интерфейслы булачак

2015 елның 13 феврале, җомга
Быел ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының яңа версиясе эшли башлаячак. Бу хакта бүген Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Докладчы әйтүенчә, 2014 нче елда Татарстан икътисады өчен электрон хезмәтләр күрсәтүдән нәтиҗәлелек 3 млрд сумнан артык булган. "Узган елда электрон түләүләр суммасы 50 процентка артып, 3 млрд сумны тәшкил итте", - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. Былтыр татарстанлыларга 32 млн-нан артык электрон хезмәт күрсәтелгән, бу, алдагы елга караганда, 21 процентка күбрәк. Министр билгеләп үткәнчә, 2015 нче елда ТР дәүләт хезмәтләре порталының яңа версиясе эшләтеп җибәреләчәк. "Яңа технологик карар нигезендә - уңайлы интерфейс. Сез порталга мобиль кушымта, компьютер, ноутбук аша керсәгез дә аерма тоймаячаксыз. Бүгенге көнне яңа версия эшли башлаган көн дип санарга була", - дип ышандырды ул.

Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты карары буенча, февральдән дәүләт хезмәтләре порталында нульгә тәңгәл комиссия гамәлгә кертелгәнен искәртте. Билгеле булганча, "Ак Барс" картасына ия булганнар барлык хезмәтләр өчен комиссиясез түли ала, башка банк картасы буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия алынмый. 2014 нче елда портал һәм мобиль кушымта аша коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә транзакцияләр 1 млрд сумнан артып киткән. Үсеш - 100 процент дәрәҗәсендә. Комиссия бетерелгәч, халыкның 30 млн сумга якын акчасы янга калачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International