Чүпрәледә бәрәңге культурасының мәйданын 26 гектарга җиткерергә уйлыйлар

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Республика үзен бәрәңге белән тәэмин итә ала" дигән иде. Аннан соң ул республикада бәрәңге үстерү һәм яшелчәчелек - азык-төлек базарының иң әһәмиятле өлешен били , диде.
 
Әйе, бәрәңгене юкка гына “икенче икмәк” дип атамыйлар. Бүгенге көндә ул россиялеләр арасында иң популяр культуралардан санала. Күпләр өчен ул чын мәгънәсендә “милли продукт”ка әверелде. Бүгенге көндә авыл җирендә яшәүчеләрнең кайсысы гына бәрәңге үстерми икән? Әмма ни кызганыч, узган гасырның 70нче елларында Татарстанда бәрәңге игелә торган мәйданнар 70 мең гектарга кадәр җитсә, соңгы елларда исә бу сан шактый азайды. Берничә ел элек бәрәңге авыл хуҗалыгы җирләренең 12 мең гектарын биләп торса, хәзер исә тагын да кимрәк. Мәсәлән, үткән ел Татарстанда әлеге культура нибары 6,6 мең гектарда гына утыртылган. Шуңа да Марат Готович республикада бәрәңге үстерү һәм яшелчәчелек торышы һәм әлеге тармактагы бурычлар хакында сүз алып барды. Аның сүзләренә караганда, республикада азык-төлек бәрәңгесенә ихтыяҗ 450 мең тонна тәшкил итә, утыртырга кирәкне дә истә тотып, якынча 700 тонна икенче икмәк үстереп алу зарур. Шул ук вакытта бөтен төр хуҗалыкларда 1,3 миллион тонна бәрәңге үстерелә.”Республика үзен бәрәңге белән тәэмин итә ала”, дип белдерде Марат Готович. Ул ассызыклаганча, хәзерге вакытта республика икенче икмәкне үз ихтыяҗларына гына үстерү белән чикләнергә тиеш түгел. Республиканың бәрәңге үстерә торган районнары әлеге культура утыртыла торган мәйданнарны киметә башлаган, моңа юл куярга ярамый. Үткән ел безнең районда әлеге культура чәчелгән мәйданнар 21 гектарны биләде. Шуның ун гектары шәхси эшмәкәр Алексей Амосов җитәкләгән коллектив фермер хуҗалыгына туры килә. Район буенча бүлбеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 106 центнер булды. Ә Алексей Николаевич участоклары 180 шәр центнер уңыш бирде һәм эшмәкәр аның һәр тоннасын 12 мең сумга сатты. Рентабельлелек 93 процентны тәшкил итте. –Без, нигездә, “Рамона”, “Роко” һәм “Любава” сортлы бүлбеләрнең элиталы орлыкларын гына чәчәбез. Агротехник чараларны үзвакытында үтәсәң бәрәңге бик отышлы культура,- ди Алексей Николаевич. "Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бәрәңге - менә дигән бизнесны диверсификацияләү ысулы", - дип саный Марат Әхмәтов. Аннан соң ул республикада яшелчәчелек үсеше турында да сөйләде. Бүгенге көндә районнарда мелиорация программасы эшләп тора. Өстәвенә, су сиптерү техникасын сатып алу, шулай ук яшелчә үстерү мәйданнарын саклап калган өчен субсидияләр каралган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика өчен яшелчәчелек өстенлекле юнәлеш булып кала, диде. "Бәрәңге һәм яшелчә үстерү өчен яхшы мөмкинлекләребез бар, без алардан файдаланырга тиешбез", - дип басым ясады республика Президенты. Агымдагы елда без бәрәңге культурасының мәйданын 26 гектарга җиткерергә уйлыйбыз. Сүз уңаенда шуны да искәртим, хәзер бәрәңге басуларының һәр гектарына 10 мең сум күләмендә субсидия бирү дә карала.


Виктор Митрошкин, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International