Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре Чүпрәлегә килде
2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
3 февраль районыбыз тарихы елъязмасына алтын хәрефләр белән кереп калыр. Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Чүпрәле мунициципаль районы белән Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салынды.
Икенче көнне исә район башлыгы Александр Шадриков үзенең эш бүлмәсендә Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе делегациясен кабул итте.
Делегациянең Чүпрәлегә килү максаты, беренче чиратта, биредәге инфраструктура, район территориясендәге казылма япмалар белән танышу торса, шулай ук, киләчәктәге эшчәнлек юнәлешендә районда Индустриаль парк төзү планнарын да күзаллады.