Чүпрәледә студентлар белән очрашу узачак

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Район мәдәният йортында 5 февральдә узачак студентлар белән очрашу быел һөнәри модуль төрендә булачак. 
 
Ягъни студентлар сайлаган белгечлекләре буенча район оешма-предприятиеләренә барачаклар, җитәкчеләр, эш шартлары белән танышачаклар. Кичке якта исә аларны музыкаль кичә һәм дискотека көтә. Башлана 15.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International