Коммуналь хезмәтләргә түләүләр икеләтә артачак

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Быел коммуналь хезмәтләргә тарифлар узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артачак, әмма алар инфляция дәрәҗәсен узып китмәячәк.
 
Бу хакта тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау утырышында хәбәр ителде. Республика буенча тарифларның уртача үсеше 9 проценттан артып китмәскә тиеш. Узган ел әлеге сан 4,7 процент дәрәҗәсендә иде. Тарифлар июль аеннан арттырыла. Электр энергиясенең бер кВты 3,8 сумга кадәр үсәчәк. Җылылыкка үсеш 8, суга 6 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International