Уку йортлары авылны кайгырта-Чүпрәледә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашудан

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә
Авыл проблемасы елдан- ел катлаулана бара. Элек елларда бер тракторга ике механизатор туры килсә, хәзер моның бөтенләй киресен күрәбез. Югары белемле белгечләр белән дә шундый ук хәл.
 
Яшьләрнең күпчелеге урта мәктәпне тәмамлап шәһәргә китү ягын карый. Укып диплом алгач та авылга кайтырга ашкынмый. Ә бүгенге агро сәнәгатьне белгечләрдән башка алга җибәрү мөмкинме соң? Район үзәгендәге мәдәният йортында үткән очрашу вакытында да шул хакта сөйләштеләр. Очрашуга Казан дәүләт аграр университеты һәм Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре килгән иде. Алар арасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацияле технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, “Техник сервис” кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы, профессор Наил Адигамов, “Техник сервис” кафедрасының өлкән укытучысы Илдус Гималдинов, ветеринария медицинасы академиясе деканы урынбасары Фәрит Зиннәтов, фармокология һәм токсикология кафедрасы ассистенты Дамир Хәйруллин бар иде. Югары уку йортларыннан килгән кунаклар районның чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләрендә укучы студентларның уку һәм яшәү шартлары турында сөйләделәр, укырга керү кагыйдәләре белән таныштырдылар, Татарстан агро сәнәгате хакында фильмнар күрсәттеләр. Очрашуда район башлыгы Александр Шадриков, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов катнашты. 
 
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International