Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Екатерина и Сергей Аръяховлар гаиләсендә кыз бала бала туа. Ульяновск шәһәрендә 8 январьда дөньяга килгән нәни кызчыкка Ариана дигән исем кушалар Аръяховлар. Баланы теркәү буенча Хөсәеновлардан алар өлгеррәк булып чыгалар, ЗАГС бүлегенә беренче киләләр.
Ариана исеме-грек-латин теленнән килеп чыккан һәм ул горур, сөйкемле, тормышны яратучан, мәртәбәле дигәнне аңлата. Ариананың олы абыйсы да бар, аңа инде 6 яшь.
Тантаналы чарада нәни сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен район башлыгы Александр Шадриков котлады.
-Гаиләдә бала туу олы шатлык. Балаларыгыз исән- имин үсеннәр, сезгә киләчәктә бары тик шатлык китерсеннәр, уңышлары белән сөендерсеннәр. Районыбызның данлыклы шәхесләре булып ирешүләрен теләп калам,-диде Александр Шадриков һәм әти-әниләренә балаларның туу турындагы теркәү таныклыгы белән бүләкләр дә тапшырды.
Район ЗАГс бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова әйтүенчә. 2014 елда районда 177 бала туган, бу 2013 ел белән чагыштырганда азрак, ул елны 188 туган булган. Үткән ел 402 райондашыбызны югалтканбыз, 2013 елда әлеге сан 376 булган. Кызганычка каршы, районда демографик торыш шундый. Январь аенда бүгенге көнгә 8 бала туган, район халкының 33е вафат булган.