Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Үткән ел Чүпрәледә 215 мәктәпкәчә яшьтәге бала яңа өй туен билгеләде
2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
2014 ел буйлап сәяхәт кылсак, без сезнең белән күп кенә төзелешләрнең шаһиты булганыбызны исебезгә төшерербез. Гомумән, 2014 ел төзелешләр һәм төзекләндерүләр, район йөзенең уңай якка үзгәрүе белән моңарчы күзәтелмәгән бер аерымлык белән район тарихына кереп калды, алтын хәрефләр белән язылды.
Иске Чүпрәленең көньяк-көнбатыш өлешендә заманча уен мәйданчыклары, җиһазлары белән 80 балага исәпләнгән мәһабәт балалар бакчасы калкып чыкты. Төзелеш барган вакытта балалар бакчасы тулып бетәрме, дигәнрәк шик булса да, бина файдалануга тапшырылу белән мондый шөбһә юкка чыкты. Ясле-бакча урынының районның бу ягында күпсанлы яшь гаиләләр яшәвен күздә тотып сайлануы да үз- үзен аклады, яңа бина да ата-аналарга һәм балаларга ошады, алар анда бик теләп йөри.
Татар Саплыгы авылы кешеләре дә узган ел шундый ук гүзәл биналы булды. Яңа Убида да тугызьеллык мәктәпне, балалар бакчасын, фельдшерлык-акушерлык пунктын бер түбә астына берләштергән күпфункцияле үзәк ачылды. Балалар–безнең киләчәгебез икәнлеге турында уйлансак, киләчәгебезнең заманча шартларда тәрбияләнүе өчен күркәм бер гамәл башкарылды, димәк.
Уку, белем алу өчен шартлар тудыруны, заманча культурага күнектерүне дә күздә тотып мәктәпләрне капиталь төзекләндерүләр дә дәвам итте. Мондый төзекләндерүләр районның өч мәктәбендә башкарылып, җәмгысе 29 млн.нан артык сумга төшкән. Шулай ук без “Туган як” битләрендә кайбер авылларда балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру өчен төрле биналарда үзгәртеп корулар алып барылуы турында таныштырып бардык. Шундый төзекләндерүләр, яңа төркемнәр ачылу нәтиҗәсендә әлегә кадәр өйләрендә тәрбияләнгән балаларга да балалар бакчаларына йөрү мөмкинлеге тудырылды. Иске Чүпрәледә, Татар Саплыгында, Яңа Убида яңа биналар файдалануга тапшырылу, Матак, Кече Чынлы, Иске Элмәле, Дуван авылларында барган үзгәртеп корулар, төзекләндерүләр 215 баланың “өй туе” билгеләп үтүенең сәбәпчесе булды. Балалар саны ишәеп барган авыллар да бар. Алешкин-Саплык авылында гына да мәсәлән, балалар бакчасына 17 бала чиратта тора иде. Әле бу электрон чиратка язылганнар гына, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә йөрергә тагын да теләүчеләр саны бу авылда 50гә якын диләр.
Балалар өчен биш уен мәйданчыгы төзелү, җиде спорт корылмасының файдалануга тапшырылуы да шатлык өстенә шатлык булды. Бу корылмалар балаларның сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәүгә күндерүгә хезмәт итәр дигән ышаныч бар.
Уби авылында урнашкан һәм башка өлкә, республика районнарына да хезмәт күрсәтүче “Җылы йорт“ приютында да төзекләндерү эшләре барды. Балачактан һәм өлкәнәйгәч физик кимчелеге барлыкка килгән кешеләргә кереп-чыгу юлларын, хезмәт күрсәтүне уңай итү өчен халыкны социаль яклау идарәсендә дә 2 млн. сумга якынлык эш башкарылды. Физик кимчелекле төркемнәргә уңайлыклар тудыру өчен Уби урта мәктәбендә, урамнарда җәяүле юллары төзү өчен 2,6 млн. сум күләмендә чыгым тотылган.
Ике мәктәпне су керүдән коткару өчен 7 млн. сумлык башкарылган дренаж эшләрен дә Матак, Иске Чокалыда белем бирү йортларын саклап калуда, балаларга белем бирүдә сыйфатлы шартлар тудыруда бер адым дип була. Мәктәпләрне ягып җылыту өчен яңа газ казаннары да куелган. Яңалары исә энергосакчыллыкка нигезләнгән. Андый казаннар 8 котельныйда алмаштырылган һәм эш күләме 1,2 млн. сум белән бәяләнгән.
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Мәсхүдә Лотфулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Мәсхүдә Лотфулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
10
декабрь, 2025 ел
Уңай булмган метеорологик күренешләр
2025 елның 10 декабрендә 18 сәгатьтән 11 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авылында яшәүче Раиса Александровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Раиса Александровнаның 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы
9
декабрь, 2025 ел
Ватан Геройлары көне: Чүпрәле районы делегациясе тантаналарда катнаша
9 декабрь-Ватанга хезмәт итүдә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән сугышчыларны хөрмәтләү көне
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз