2014 елда Татарстан Республикасында авыл хезмәтчәннәре өчен 2,1 млрд. сумлык продукция җитештерделәр

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанда 2014 елда авыл хезмәтчәннәре өчен 2,1 млрд. сумлык продукция җитештерделәр, бу 2013 елга карата 125 процент тәшкил итә. “Татарстан кулланучылар берлегенең” республика районнарында урнашкан кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан макарон, казылык, кондитер әйберләре һәм башка продукция эшләп чыгарылган.

Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре өчен узган елда икмәк һәм икмәк әйберләре 26 мең тонна җитештерелгән,ягъни үткән елга карата 92 процент тәшкил итә.

Авыл кибетләренә казылык әйберләре 454 тонна җибәрелгән, бу узган елның шушы чорына карата 88 процент тәшкил итә, кондитер әйберләре – 1,8 мең тонна (73 процент). Макарон әйберләре авылларга 849 тонна җибәрелгән (93 процент).

Алкогольсез эчемлекләр авылларда 349 мең декалитр (108 процент) сатып алынган.

Райпо цехларында балык 270 тонна эшкәртелгән, узган елга карата 113 процент тәшкил итә.  

http://agro.tatarstan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International