Анда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе начальнигы урынбасары, эчке служба подполковнигы Айрат Мусин, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, район прокуроры Ильдар Маликов, район суды рәисе Алсу Рәкипова, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Марат Сибагатов, структура подразделениесе җитәкчеләре һәм бүлекнең личный составы катнашты.
Бүлек начальнигы Марат Вячеславовичның әйтүенә караганда, җирлек советлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшләү барәбәренә районда тотрыклы оператив хәл булдырылган. Үткән ел район территориясендә 102 җинаять теркәлгән. Бу күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда 29,2 процентка азрак. Динамиканың күпчелек өлешен милеккә каршы кылынган җинаятьләр тәшкил иткән. Әйтергә кирәк, криминал килеп чыгуга мөмкин булган урыннарда профилактик эшләр, махсус рейдлар үткәрү, патрульләр йөрү үзенең уңай нәтиҗәсен биргән. Криминаль хәлне контрольдә тотудан тыш, эшчәнлекнең кайбер юнәлешләрендәге күрсәткечләр дә яхшырган.
Барлык кылынган җинаятьләрнең 87,4 проценты ачылган. Сер түгел, җинаятьләрне ачу бүлек эшчәнлегендә төп рольне уйный. Мондый сан соңгы биш елда беренче мәртәбә күзәтелә, алдагы ел белән чагыштырганда да ул 6,4 процентка югарырак. Бүлек үз категориясе буенча республикада дүртенче урынны яулый. Дөрес, саннарга күз салсак, районда шәхескә каршы җинаять кылуның артуы күренә. 2013 елда бу төр җинаятьнең 33 очрагы теркәлгән булса, үткән ел ул күрсәткеч 57- гә җиткән. Моны бүлек җитәкчесе урыннардагы полиция участогы вәкилләренең тагын да яхшырак эшләүләре белән аңлатты. Көнкүрештәге җинаятьләрне булдырмау өчен “йөк”нең иң зур өлеше дә аларга туры килә.