Искечә Яңа елга Чүпрәледә беренче бала дөньяга аваз салды

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә искечә Яңа ел көненә 2015 елның беренче сабые –ир-бала дөньяга аваз салды.
 
Яңа Чүпрәле авылында яшәүче яшь әни  Елена Хөсәенова өчен дә ул беренче бала. Сабый 3800 гр авырлыкта, 52 см озынлыкта булып туган.

Табиб-акушер Светлана Тяхина әйтүенчә, соңгы елларда районда искечә яңа елга елның беренче баласы туу инде традициягә кергән, үткән елны да шулай ук булган. Яшь әни Елена һәм баласы үзләрен бик әйбәт хис итәләр. 


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International