13 гыйнварда безнең илдә Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне Россиядә Пётр патша указы белән “Ведомости” гәзитенең 1нче саны чыга. Гәзитнең беренче саны «Ведомости о военных и иных делах, достойных знания и памяти, случившихся в Московском Государстве и во иных окрестных странах» дигән исем белән чыга. Гәзит Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта басыла. Шул ук вакытта аның даими исеме булмый, төрлечә — «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип атала.
Ә вакытлы матбугатка язылу 1870 ел башыннан гына кертелә. 1914 елда инде Россиядә 3 меңнән артык исемдә вакытлы матбугат чыга.
1917 елдан башлап Россиядә Матбугат көне 5 майда – “Правда” гәзите чыга башлаган көнне билгеләп үтелә иде. 1991 елда РФ Югары Советы президиумы карары белән Россия матбугаты көненең датасы, тарихи дөреслеккә туры китереп, кире кайтарыла.