2014 ел – тарих битләрендә Мәдәният елы буларак язылып куелачак. Татарстан Республикасында ул мәдәниятне үстерүгә игътибар бирү, рухи кыйммәтләрне барлау белән дә истәлекле булып калачак.
Мәдәният елын тәмамлап, нәтиҗәләрне барлау максатыннан район мәдәният йортында зур Гала-концерт узды. Әлеге чара район тормышындагы социаль-мәдәни мөһим вакыйгаларны туплаган видеотапшыру белән башланды. Бәйрәмнең “Йолдызлыр яңгыры-2014” дип аталуы да тикмәгә түгел иде. Алып баручылар-мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан районның җырга-моңга һәвәс иң талантлы үзешчәннәре сәхнә түренә чакырылып торды. Тамашачылар бу кичәдә кабат яраткан артистлары, җырчылары, биючеләре, “Таң” бию ансамбле, Тяхиннар, Таҗетдиновлар кебек гаилә дуэтлары, “Сөмбелә”, “Хелхем” фольклор, дүрт дистәдән артык тарихы булган “Аэлита” вокал-инструменталь ансамбльләре белән очрашты, аларны көчле алкышларына күмде.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин әлеге чара тормышыбызда һәр көн кешеләргә күтәренке кәеф, шатлык өләшүчеләр бәйрәме дип белдерде.