“Чүпрәле районы: коррупциягә караш” мәктәп укучылары арасындагы бәйге җиңүчеләре бүләкләнде
2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Җәмгыятьтә шактый таралыш алган коррупция очраклары белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да яхшы таныш. Аларның “проблемаларны акча ярдәмендә хәл итү”гә карата фикерләре тискәре- алар киләчәктә гадел тормыш алып барырга тели.
Моның шулай булуы 24 декабрь көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үткән “Чүпрәле районы: коррупциягә караш” исемле бәйгегә йомгак ясау чарасында да ачык чагылыш тапты.
Әлеге бәйге район мәктәпләре укучылары арасында “Коррупциягә каршы иң яхшы инша” һәм “Коррупциягә каршы иң яхшы рәсем” номинацияләре буенча ноябрь аенда ук игълан ителгән иде инде.