Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Балалар бакчаларына бәя арта-компенсация түләнә
2014 елның 20 декабре, шимбә
Бер-бер артлы туып торган яңа кануннарны, бәяләрнең артып торуын шулай кирәктер инде, диеп кабул итүдән башка чара юк.
Соңгы вакытларда ел башыннан ясле-бакчаларга түләүләр артачагы әти-әниләр күңелендә борчу тудырды. Әмма, шуны да онытмыйк, хөкүмәтебез түләүләрнең бер өлешен өстәмә компенсация төрендә кире кайтару турында карар чыгарды. Бу юлысы балалар бакчасына түләү 12 процентка артачак. Түләүләрнең шактый өлеше өстәмә компенсация рәвешендә кайтарылу үз көчендә калачак. Бу хакта район халкын социаль яклау идарәсенең матди ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Хисамова менә ниләр сөйли:
–Билгеле булганча, улы-кызы балалар бакчасына йөргән ата-аналар нарасыйны карау һәм тәрбияләү өчен ай саен акча түли. Яңа елдан ата-ана түләүләре янә арта, әмма ике төрле компенсация каралган. Беренче төр компенсация инде 2007 елдан бирле гамәлдә. Ата- аналар беренче, икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен түләнелгән сумманың 20, 50 һәм 70 проценты күләмендә компенсация ала. Шулай ук, агымдагы ел башыннан һәр кеше башына керем 20 меңнән артмаган гаиләгә өстәмә компенсация түләнә башлады. Бу хакта әти-әниләр барысы да хәбәрдар. Ә инде беренче тапкыр нарасыен балалар бакчасына китергән әти-әниләргә мәгълүматны урында җиткерәләр. Шуңа да борчылырга кирәкми. Барлык төр компенсацияләрне алу өчен документлар тапшыру вакыты 6 айга бер каралган. Бу әти-әниләргә дә уңайлы. Өстәмә компенсация алу өчен кирәкле документлар: гаиләдәге барлык балаларның да туу турында таныклыклары күчермәләре, гаилә керемен күрсәтә торган ата-аналарның эш урыныннан алты айга белешмә, балалар бакчасы белән төзелгән килешүнең күчермәсе, компенсация күчәчәк банкның счет номеры һ.б. Өстәмә мәгълүматлар алу өчен телефон номеры: 2-25-80. Бүгенге көндә район буенча компенсация алучы гаиләләр саны –635.
Шул исәптән, өстәмә компенсация алучылар да шул сан эчендә.
Алёна Исхакова, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты:
–Бүгенге көндә район буенча мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә 747 бала тәрбияләнә. Чиратта торучылар саны–15ләп. Әлбәттә, киләсе елларга әлеге сан тагын да артачак.
Яңа елдан балалар бакчаларына түләүләр артуны дөрес аңларга кирәк. Шәхсән, үзем дә балалар бакчасына ике бала йөртүче әни буларак, бу яңалыкны тыныч кабул итәм. Бәяләр артса да, бакчаларда балаларны тотуның күп өлеше дәүләт өстендә кала.
Ләйсән Замдиханова, Кече Чынлы балалар бакчасы мөдире:
–Агымдагы елда балалар бакчасының тантаналы ачылышы булды. Балалар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган, җылы, рәхәт. Бүгенге көндә биредә 30 лап бала даими йөреп тора. Чиратта торучылар да бар. Әти-әниләр белән даими җыелышлар үткәреп торабыз. Барлык яңалыкларны җиткерәбез. Өстәмә компенсацияләр алу турында да һәммәсе хәбәрдар. Бәяләр артуны да уңай кабул итәләр. Йөртмибез, диючеләр юк.
Лилия, ике бала әнисе:
–Балалар бакчасына түләү артуны бик авыр кабул иттек. Ике бала бит... Дөрес, хәзер җайга салынды, түләүләр өчен компенсация суммасын кайтарып алабыз. Анысы киләсе айда түләүләр өчен ярап куя.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз