БДИга кертелү өчен инша һәм изложениене Чүпрәле чыгарылышлылары әйбәт язган

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Чыгарылыш сыйныф укучылары 3 декабрьдә БДИга кертелү өчен инша һәм изложениеләр язды. Аның нәтиҗәләре билгеле.

Район мәгариф бүлеге хәбәр итүенчә, Чүпрәледә бу көнне 183 чыгарылыш сыйныф укучысы инша язган, 3 укучы изложение төрен сайлаган, 1 укучы сәламәтлеге буенча чарада катнаша алмаган, ул 4 февральдә язачак. Республика буенча инша язганнарның 163 е аның буенча зачет бирә алмаган, изложение язучылар арасында мондыйлар 6 укучы булган. Район чыгарылышлылары арасында балл җыя алмаучылар юк. Исегезгә төшерәбез, әлеге төр инша һәм изложение язу мәҗбүри санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International