Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның штрафлары яртылаш киметелергә мөмкин

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
РФ Дәүләт Думасы юл хәрәкәтен бозучыларга салынган штрафларның 50%ына ташлама ясау турында законны өченче укылышта кабул итте. Ул машина йөртүчеләрне штрафларын тизрәк түләргә стимуллаштырырга тиеш.

Хәзергә штрафлар ике ай эчендә түләнергә тиеш, түләмәгән очракта сумма икеләтә арта. Тәкьдим ителгән төзәтмә нигезендә 20 көн эчендә түләнгән очракта штраф суммасы икеләтә кими. Бу төзәтмә эчү һәм медицина тикшерүеннән баш тарту очракларына, тизлекне 40 километрдан күбрәккә кабат арттыру, кызыл ут астына кабат керү очракларына бәйле штрафларга кагылмый.

Төзәтмәләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International