Спорт ветераны Мәсхут Хөснетдинов призларына Чүпрәледә көрәш турниры узды

2014 елның 13 декабре, шимбә
Шушы көннәрдә районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында милли көрәш буенча 12 мәртәбә район чемпионы һәм республика турнирлары призеры булган, спорт ветераны Мәсхут Хөснетдиновның 75 яшьлек юбилее уңаеннан ачык турнир үткәрелде.
 Көрәш ярышлары үтәсе залда бәйрәм тантанасы сизелә. Диварларда легендар спортчының тормыш юлын, көрәш белән бәйле вакыйгаларны чагылдырган фоторәсемнәр урын алган. Аларның һәркайсы Мәсхут Зиатдиновичның шаулап үткән асыл гомере, соклангыч мизгелләр турында сөйли сыман. Ярыш карарга килүче тамашачылар аларның берсен дә калдырмыйча зур кысыксыну белән карап чыктылар. Турнирны ачу вакытында башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов батыр көрәшченең узган гомере хәзерге буын өчен чыннан да үрнәк булуы, аның мисалында күпме көрәшчеләр тәрбияләнүе турында сөйләде. Аңа карата бик күп җылы сүзләр, котлау- теләкләр әйтелде. Иң зур бүләк мөгаен турнирга шушы кадәр көрәшчеләрнең килүе булгандыр. Ә алар чыннан да күп иде. Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан һәм Ульяновск шәһәреннән иң көчле һәм тәҗрибәле спортчыларның катнашуы гына да Мәсхут Хөснетдиновка карата булган ихтирамны, хөрмәтне дәлилли. Әйтергә кирәк, ул көрәшчеләр арасында үз авырлыклары буенча республика келәмнәрендә чыныкканнары да бар, ә менә Ульяновск спортчысы Павлик Сергеев Казанда үткән дөнья яшьләре Универсиадасында чемпион исемен дә яулаган. Әлбәттә, әлеге егетләрнең көрәш алымын күзәтү тамашачылар өчен дә бик күңелле булды. Һәр спорчы Чүпрәле келәмендә мастер- класс күрсәтергә тырышты.  – Бүген шундый спорт бәйрәме оештыра алуыбызга мин бик шат. Монда көрәшчеләр үзләренең мөмкинлекләрен күрсәттеләр, көчләрен тикшерделәр. Юбилеем уңаеннан бу турнирны оештыруда, әлбәттә, дусларым һәм замандашларымның тәкъдиме искә алынды. Алар шулай мине котларга теләк белдерделәр,- ди юбиляр. 30 дан артык көршче 60 кг.нан 90 кг.га кадәр һәм аннан да югары үлчәү авырлыкларында призлы урыннар өчен бил алышты. Келәмдә чын мәгънәсендә киеренке көрәш барды. Ярышлар нәтиҗәсе буенча 60 кг.га кадәр авырлыкта Кайбычтан Марсель Сәйфуллин- беренче, Чүпрәле егетләре Дамир Мөдәрисов һәм Раил Камараев икенче, өченче булдылар. 70 кг. га кадәр авырлыкта Апас районы егете Рафаэль Хәсәнов- беренче, Буадан Ленар Вәлиев- икенче һәм Чүпрәле егете Раил Камалов өченче урынны яулады. 80 кг.га кадәр авырлыкта Марс Җәлалов (Буа) һәм Динар Мөхәммәтҗанов (Чүпрәле) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. 90 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында Апас көрәшчесе Рафис Хәбибуллин барлык көндәшләрен отып- беренче, Ульян егете Руслан Сәхбиев- икенче һәм Рафисның якташы Салават Мингазов өченче булды. Ә менә 90 кг.нан да югары авырлыкта Ульяннан килгән 27 яшьлек Павлик Сергеевка берәү дә каршы тора алмады, “Абсолют батыр” га дигән тәкәгә дә ул хуҗа булды. Буа егете Мөнир Вәлиев- икенче һәм якташыбыз Илмас Камкаев өченче булды. Шуны да искәртик, Павлик Сергеев Казанда үткән Бөтендөнья яшьләре универсиадасында да милли көрәш буенча чемпион калган иде. Шуңа күрә аның абсолют батыр булуына шикләнергә урын да калмый.
Турнир тәмамланды, җиңүчеләр билгеле булды. Тамашачылар бер- берсенә лаек булган спорчылар арасында гадел һәм матур көрәш күреп сөенделәр. Мөгаен, кайбер көрәшчеләр үзләренең чыгышларыннан канәгать тә булмагандыр. Ә җиңү яулау өчен җае килү дә кирәктер. Борчылырга урын юк, алда әле тагын яңа очрашулар, яңа ярышлар...   
-Спорт, бигрәк тә көрәш белән шөгыльләнү кешенең характерын чыныктыра, кыенлыкларны җиңеп чыгуда булыша. Кызганычка каршы, аларны безнең тормышта бик еш очратырга була. Яшьләрне спортка, көрәшкә тартуда армый- талмый эшләгән тренерларга ихлас рәхмәт. Районда танылган көрәшче- якташыбыз призына турнир үткәрү аеруча куанычлы. Бу спорт кына да түгел, ә яшьләргә патриотик тәрбия бирү, монда тарихыбыз языла, шушы чарада гаҗәеп якташыбызга хөрмәт күрсәтелә,- диде район башлыгы Александр Шадриков һәм Мәсхут Хөснетдиновка Рәхмәт хаты белән истәлек бүләге тапшырды. Турнирга баш судья Атлас Гафиятов (“Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире урынбасары), халыкара категорияле судья Рифкать Җәлалов һәм республика категорияле судья, ветераннар арасында милли көрәш буенча Россия чемпионатының көмеш медале призеры Рөстәм Гибадуллин (барысы да Казан шәһәреннән) хөкемдарлык итте. 

Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International