Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды,сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.
Аларны да сата башладылар инде. Тик күңел урманда ускәнне якынрак күрә. Чит илләрдән кайтарылганын сәүдә нокталарыннан инде күптән алырга була.Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар да аны махсус үстерә. Соңгы елларда чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады.