Иң матур чыршыга -1 миллион сум

2014 елның 12 декабре, җомга
Үткән ел Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәгән республика шәһәр, район һәм авыл җирлекләре арасында бәйге узган иде. Быел да әлеге традиция дәвам итеп, иң матур Яңа ел гүзәле ачыкланачак.
 
Беренче өч номинациядә беренче урын алучылар 1 миллион сум белән бүләкләнәчәк, икенче урын өчен – 500 мең сум, өченче урын өчен – 250 мең сум биреләчәк.

Узган елдагы бәйгедән аермалар да бар. Бу юлы алдагы елдагы өч номинациягә тагын берәү өстәлгән – иң матур чыршы авыл җирлекләрендә (андыйлар Татарстанда 868) дә билгеләнәчәк. Авыл җирлегендә уздырылган конкурста җиңүче 300 мең сум акча алачак. Икенче урынга чыккан авыл – 200 мең, ә өченче урын яулаганы – 100 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия булачак.

Бу көннәрдә район оешма-предприятиеләренә дә яңа елга биналарны бизәү хәстәрен күрергә кушлыды. Шулай итеп, тиздән, район үзәге күңелләргә яңа ел бәйрәменең рухын өстәп, аллы-гөлле утларга күмеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International