Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле пенсионерлары компьютерга өйрәнә
2014 елның 12 декабре, җомга
Күңелгә ятышлы бу сүзләрне Зур Чынлы урта мәктәбендә булганда ишетергә туры килде. Пенсионерлар белән компьютерга өйрәнү төркеме тупларга булгач та, ике көн эчендә 15 ләп кеше язылырга да өлгергән.
Әлеге курсларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе оештыра. “Өченче буын университеты” проекты кысаларында 2012 елдан бирле районда берничә йөз пенсионер компьютер серләренә төшенгән. –Өлкәннәрне укыту түләүсез оештырыла. Дәресләрне мәктәпләрнең информатика укытучылары алып бара. Алар өлкәннәрне компьютер нигезләренә, текст җыярга, электрон почта, скайп, социаль челтәр белән эш итәргә өйрәтәләр. Курслар тәмамлангач аларга бердәм үрнәктәге сертификатлар бирелә. Кычкырып әйтмәсәләр дә, хәзерге пенсионерлар күп белергә телиләр,- ди пенсионерлар бүлекчәсе начальнигы урынбасары Иршат Закиров. Информатика укытучысы Фаил Фәтхулловның әйтүенә караганда, аның “укучылары” бик тә игътибарлы, тыңлаучан икән, конспектлар язалар, сораулар да бирәләр. –Пенсионерлар үзенә бер төрле халык, алардан мин бик канәгать,- дип тә өсти Фаил Җәмилович. – Интернет челтәре ярдәмендә без on-line режимында танышларыбыз, туганнарыбыз белән дә аралаша алабыз. Дарулар, дәвалану ысуллары һәм башка файдалы киңәшләр турында мәгълүматлар туплыйбыз, - дип сүзгә кушыла 68 яшьлек хезмәт ветераны Абдулварис Таһиров. Чыннан да, кайбер пенсионерлар катлаулы компьютер техникасын бик тиз үзләштергән. Гөлфирә Алимова, мәсәлән, дүртенче дәрестән соң ук хәрефләр җыеп текст яза башлаган. Интернет челтәре аша да якыннары белән бик җиңел аралаша икән. – Замана үзгәрә, прогресс алга табан бара, ә тормыштан артта калырга безнең хакыбыз юк. Безгә шундый мөмкинлекләр тудырган өчен җитәкчеләргә ихлас рәхмәт ,- диләр өлкәннәр. Укуның барышы белән танышу максатыннан Пенсия фондының район бүлеге начальнигы Илмир Измайлов та килгән иде. Үзенең чыгышында ул пенсияне софинанслау программасы һәм 2015 елның 31 январена кадәр программаны активлаштыру өчен беренче взносны ничек ясарга аңлатты. 2015 елның 1 январеннан пенсияләрне билгеләү шартлары турында сөйләде. – Элек пенсия күбрәк чыксын өчен өзлексез стаж булу кирәк иде. Хәзер стажның өзлексезлеге әһәмияткә ияме?,- дип сорау бирде Иршат Хаяров. – Хәзер стажның өзексезлеге андый әһәмияткә ия түгел. Әмма картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен сезнең хезмәт хакыгыздан мәҗбүри пенсия страхованиесе системасына акча күчерелгән иминият стажы 5 елдан да ким булмаска тиеш. Ә пенсиянең күләме сезнең гомер дәвамында кергән страховой взнослар суммасына бәйле. Булачак пенсия мөмкин кадәр югары булсын өчен параллель рәвештә дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары тәкъдим итә торган программаларда катнашырга мөмкин. Шулай ук пенсияне дәүләт софинанслау программасы да бар. Ел саен булачак пенсиягез фондына 12000сум акча күчереп барсагыз, взносыгызга дәүләт тарафыннан 100 процент табыш өстәлә,- дип җаваплады Илмир Расихович. Пенсионерларны тагын бер сорау кызыксындырды, ул да булса пенсия фондындагы иминиятләнгән кешенең шәхси кабинетты. Дөрес, әлеге электрон сервис күпләр өчен яңалык. Бу уңайдан да ул түбәндәгечә аңлатма бирде: “Һәркем үзенең шәхси кабинетын ача ала. Моның өчен Пенсия фонды бүлегенә килергә, гариза язып, логин һәм пароль алырга кирәк. Үзенең шәхси кабинетын булдыручылар хезмәт стажын карый, пенсия алучылар пенсияләренең күләмен һәм башка социаль түләүләрне белә ала — бу бигрәк тә пенсияләр арткан вакытта әһәмиятле. Ана сертификаты алучылар шулай ук ана капиталы күләмен карарга мөмкин. Пенсияне билгеләтеп, аны алу, китертү юлларын хәл итеп була. Иминиятләнгән кешенең шәхси кабинетында моңарчы хезмәт иткән өстәмә сервислар да очратырга мөмкин. Мәсәлән, оn-line клиент хезмәтендә Интернет ярдәме белән Пенсия фондына уңайлы вакытта килү мөмкинлеген ачыкларга була, шулай ук өйдән чыкмыйча гына Интернет аша Пенсия фондына килү өчен алдан язылырга мөмкин.” Очрашу бик күңелле һәм файдалы үтте. Пенсионерлар район кунакларына ихлас рәхмәтләрен әйттеләр.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз