Россия Хезмәт министрлыгы ана капиталын автомобиль сатып алуга тоту мөмкинлеген карый

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
РФ Хөкүмәте Хезмәт министрлыгына һәм башка ведомстволарга 2015 елның 12 февраленә кадәр ана капиталын автомобиль сатып алуга сарыф итү мөмкинлеген карарга йөкләде, дип хәбәр итә РИА «Новости» РФ Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән.

Ана капиталы Россиядә 2007 елдан бирле гаиләдә икенче яки аннан да күбрәк бала туганда (әгәр икенче бала тугач ана капиталы бирелмәгән булса) бирелә.

Гамәлдәге законда ана капиталын гаиләнең торак шартларын яхшырту, балага белем бирү һәм ананың хезмәт пенсиясенең җыелма өлешен формалаштыру өчен куллану каралган. 2014 елда ана капиталы күләме 429 408 сум тәшкил итә.

Бу йөкләмә Россия автомобиль техникасы базарына ярдәм итү чаралары турында киңәшмә нәтиҗәләре буенча бирелде.

Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Максим Топилин, ведомство ана капиталын куллануның яңа юнәлешләрен кертүне планлаштырмый, бу инвалид бала яши торган гаиләләргә, фатир җиһазлау чыгымнарыннан тыш, дип өстәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International