Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге сәяси конференциядә БМОның Генераль ассамблея кабул иткән коррупциягә каршы конвенциясе имзалау өчен ачыла. Документны имзалаган дәүләтләр ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциядән кергән доходларны легальләштерүне җинаять итеп карарга тиеш булалар. 

БМО генераль ассамблеясенең махсус вәкиле Ханс Корелл, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне булдыру турында карарны игълан итеп, конференциягә җыелган 100дән артык дәүләт вәкилләрен Конвенцияне имзаларга чакырды.

Россия Конвенцияне беренчеләрдән булып имзалады. Россия делегациясе җитәкчесе, тышкы эшләр министры урынбасары Алексей Мешков, форумда чыгыш ясап, Россия коррупциягә каршы кискен көрәш алып бара һәм бу өлкәдә барлык дәүләтләр, халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә әзер, дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International