Ул республика продукциясенең федераль сәүдә челтәрләренә аз чыгарылуын әйтеп үтте. Моның өчен, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, продукция сыйфатын арттырырга кирәк. «Безгә сыйфатлы һәм тышкы яктан да кызыктырырлык итеп төргәкләнгән, конкуренциягә сәләтле бәядән продуктлар кирәк, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Ә без тиешле проектларга ярдәм итәчәкбез ».
Ниһаять, Рөстәм Миңнеханов продукцияне фальсификацияләүгә каршы көрәне көчәйтергә өндәде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов үз чыгышында, Татарстан АПКсы продукциясенең гомуми күләме 188 млрд. сумнан да ким булмаячак, бу былтыргыдан 2,8% артыграк, диде. Республикадан читкә ел саен 20 млрд. сумнан артыграк күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе чыгарыла.
Шул ук вакытта 2013 елда продуктларны берәмләп сату күләме 300 млрд. сум тәшкил итте, ягъни Татарстан продуктларына әлеге сумманың яртысы гына туры килә. «Бу бушлыкны без үз продукциябез белән тутырырга тиеш», - дип белдерде Марат Әхмәтов.