Бүләкләү тантанасы алдыннан конкурста җиңүчеләр алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады, ул, бүген Игенчеләр саренда Татарстан агросәнәгать комплексының алтын фонды җыелган, дип билгеләп үтте. Министр әйтүенчә, еш кына җитештерүдәге баш технологның фикере һәм бәясе игътибарсыз кала, шуның аркасында тармак аксый.
«Шуңа бәйле рәвештә, узган елдан башлап, Татарстан Республикасы Президенты белән килештереп, без Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белгечләренең хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш дигән карарга килдек”.