Балалар бакчасы өчен түләүгә компесацияне ТР дәүләт хезмәтләре порталында online-режимда исәпләргә мөмкин

2014 елның 5 декабре, җомга
ТР дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына Татарстан территорииясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнгән балалары өчен түлүгә компенсация исәпләнү турындагы мәгълүматны online режимда алырга була.  
Әлеге хезмәттән файдалану өчен баланың исем-фамилиясе, туган датасы, СНИЛС, туу турындагы таныклыкның сериясе һәм номеры, аның бирелү датасы турындагы мәгълүматларны күрсәтергә һәм сакларга кирәк.
Ноябрь аенда ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре өчен 14 мең тапкырдан артык, барлыгы 30 миллион  сум акча түләгән. Бу, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 2,4 тапкыр артык.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International