Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
"Төлкеләр көндез дә урамда йөриләр", диләр Түбән Чәке авылы халкы
2014 елның 5 декабре, җомга
Урман җәнлекләре авылларда еш кунак була. Соңгы елларда исә төлкеләр бигрәк тә әрсезләнде.
Әкиятләрдә төлкеләрне бик купшы, матур итеп тасвирласалар да, чынлыкта алар андый түгел. Һәрхәлдә, һәр көн иртән, кичен йорт тирәсендә төлкеләрне күрергә күнеккән Түбән Чәке авылы халкы шулай ди. “Нигә берәр чара күрмиләр икән, көн саен төлке кермәде микән, дип тавык-чеби өчен ут йотып торабыз”, дип редакциягә мөрәҗәгать иттеләр алар.
–Төлкеләр үз өйләрендә сыман, юлларда еш күренәләр, кешедән курыкмыйлар, азык эзләп авылларның уртасына ук килеп керәләр, урамнарда иркенләп йөриләр. Хуҗалыгыбызда ике эт, ник шулардан куркып карасыннар, гаҗәп,-дип аптырашта калган Фирүзә Шихмуратова. –Үткән ел Татар Шатрашаны авылында аулап йөргәннәр иде. Быел тагын да күбәйгәннәр күрәсең.
Шихмуратовлар авылның кырыендарак яшиләр. Урманнан төшүче төлкеләргә дә җайлы, иң беренче алар йортына килеп керәләр.
–Дөрес, соңгы вакытта, йортта берни дә калдырмыйбыз, инде тавык-чебине дә әлләни асрамый башладык,-диләр алар. Шихмуратовлвр янәшәсендә генә Зөлфия белән Вагиз Зурдеевлар көн күрә. Алар да хәйләкәр җанварлардан гарык булып беткәннәр:
–Быел гына 10лап тавыгыбызны юк иттеләр, күз алдында йөриләр, курыкмыйлар һич. Инде үзебез алардан курка башладык. Башка урамнарда яшәүчеләрдән дә үстерелгән тавык-чебиләрне төлкенең минут эчендә кырып салганы хакында ишетеп торабыз. Әле дә булса үзләренең кыңгыр гамәлләрен кылып, зыян салуларын дәвам итәләр. Ташландык ферма тирәсендә оялары да бар.
Авылга килгән юлы, авыл җирлегенә дә сугылдык.
Авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйков бу проблема буенча:
–Гамәлдәге законнар нигезендә торак пунктлар эчендә йорт һәм кыргый хайваннарга мылтыктан ату катгый тыелган. Төлкенең хәйләкәрлеге турында беләбез, ул көндез йоклый, төнлә ауга чыга. Шуңа аны аулау җиңел эш түгел. Хәйләкәр җан иясен төн буе саклау кыенлык тудыра. Бу көннәрдә районда аучылык хуҗалыгын теркәлү эшләре бара, әлеге хуҗалык эшләп китәр дип уйлыйм, һәм бу җанварлар проблемасын хәл итсен өчен аларга мөрәҗәгать итәчәкбез. Халыкка әлегә тавык-чебиләрен төлке күзеннән ераккарак яшерергә, яисә бикле урыннарга кертергә киңәш итәм.
Ерткыч җәнлекләрнең тагын бер куркыныч ягы – аларның котырган булуы мөмкин. Монысы инде тагын да яман. Әлеге мәсьәләгә дә җирлек башлыгы ачыклык кертте:
–Котыру авыруын йоктырырбыз дип, зур паникаларга бирелергә кирәкми. Ветеринария оешмасы ел саен урман, куаклыклар, елга-ерынты буйларына котыру авыруына каршы брикет-ашамлыклар куя. Әлеге брикетлар дәвалау үзлегенә ия. Шуңа да авылга төшкән һәрбер төлке ул әле котырган дигән сүз түгел. Шулай да, хуҗалыкларга кыргый эт, төлке, һ.б. кереп кош-кортларны зарарлап, җәрәхәтләп чыккан очраклар булса, иң беренче чиратта ветеринария берләшмәсенә хәбәр итсеннәр иде. Ныклы саклану чаралары күрергә, ветеринария хезмәткәрләре килгәнче үлгән кош-кортларга кагылмаска киңәш ителә. Мондый очракта әлеге берләшмә хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалыктагы һәрбер төр малга прививка, ят хайван-җәнлек булган урынга дезинфекция ясала. Тиешле чаралар күрелгәч, үлгән кошлар үләксә базында яндырыла. Гаиләдәге һәр кеше медицина тикшерүе уза.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдинов исә, соңгы елларда Чүпрәле районында котыру авыруы очрагы күзәтелмәве турында белдерде.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз