Татарстан Президенты: «Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – шәһәр кешеләре файдасына”

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасының авыл районнары тарафыннан аның Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрендә азык-төлек ярминкәләре уздырылу шул шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен шактый файдалы. Бүгенге видеоконференция режимында үткәрелгән гадәти атналык киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта үз фикерен шулай дип белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014 елның августында кертелгән санкцияләрдән соң республика базарындагы вәзгыять турындасөйләп узды.

«Республиканы төп продукция төрләре белән тәэмин итү буенча бездә ресурслар ягыннан проблемалар юк, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Азык-төлек товарларының төп 40 төренә көн саен мониторинг уздырыла».

Министр китергән күрсәткечләр буенча 2014 елның августыннан сыер итенә уртача бәя 3,2%ка артты, дуңгыз итенә - 1,9%ка, тавык итенә - 4,8%. Тавык йомыркасы 8,4 %ка кыйбатланган, әмма, М.Әхмәтов әйтүенчә, бүгенге көндә йомырка бәясе, 2013 елның ноябрь аендагыга караганда, арзанрак.

«Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырсак, безнең республикада азык-төлеккә иң арзан бәяләр», - дип белдерде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Ул хәбәр иткәнчә, министрлык Татарстанга читтән кертелә торган продукцияне күбрәк җитештерү турында эшкәртү предприятиеләре белән сөйләшүләр алып бара. Бу - казылык продукциясе, куертылган сөт һәм башка кайбер продуктлар.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Казанда һәм Чаллыда уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкына җитди ярдәм. Казанда алар - 7 мәйданчыкта, ә Чаллыда 3 мәйданчыкта үткәрелә. Хәзерге вакытка 600 млн. сумга продукция сатылган, шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исәпләвенчә, республика халкы 100 млн. сумга якын акча экономияли алды. Шулай ук республикалардагы ярминкәләр исәбенә халыкны кара бодай белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителә.

Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эре сәүдә челтәрләрендә бәяләрне формалаштыру механизмына тәэсир итә алмый, диде. Шуңа күрә Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына бәяләрне тикшереп тору эшенә кушылырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта министр, август аеннан сәүдә челтәрләрендә Татарстанда җитештерелгән азык-төлек продуктлары күләме артты, диде.

«Ярминкәләр - безнең авыллар өчен зур йөкләмә, әмма бу мөһим эш, - диде Рөстәм Миңнеханов, министр нотыгын шәрехләп.- Ярминкәләр сатарга килүчеләр өчен уңайлы булырга тиеш».

Ул шәһәр җитәкчеләренә ярминкә мәйданнарына шәхсән үзләренә йөрергә кушты: «Ярминкәләр - шәһәр кешеләренә зур файда, һәм шуңа күрә ярминкәгә сатарга килгән авыл кешеләрен тиешенчә каршы алырга кирәк, алар шулай ук бу эштә шәһәр җитәкчеләренең дә кызыксынуын күрергә тиеш».

«Сәүдә челтәрләре буенча бездә тәэсир итү механизмнары бар, аларны да файдаланырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International