Сөт базарындагы вәзгыять турында

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Агымдагы елның 10 аенда эре, урта һәм кече авыл хуҗалыгы оешмаларында эшкәртелмәгән сөт күләме12,2 млн. тонна яисә узган елның шушы чорына карата 102,1% тәшкил итте. Бу категорияләрдәге хуҗалыкларда бер сыердан 4546 кг сөт савылган, бу узган елның шушы чорына карата 107,9% тәшкил итә.

Илнең 44 төбәгендә сөт җитештерү арткан, шул исәптән Удмуртия Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында 30 мең тоннага арткан (+35,1 мең тонна), Татарстанда (+32,3 мең тонна), Свердлов өлкәсендә (+30,8 мең тонна), Воронеж өлкәсендә (+30,3 мең тонна).

Ак май, сырлар һәм сыр продуктлары,киптерелгән сөт продуктлары җитештерү узган елга караганда һәркайсы 14,7, 11 и 31,1%ка арткан.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сөт базарындагы продукциягә ихтыяҗ тотрыклы саклана. Базарда сөткә уртача бәя октябрьаенда 19,77 сум/кг булды. Сентябрь белән чагыштырганда ул 6,3 5ка артты.

http://agro.tatarstan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International