Тормыш иптәше Надежда Владимировна белән алар 1989 елда өйләнешкәннәр. Яшь мөгаллимәнең Матак авылына юллама белән җибәрелгән еллары була бу. Старшовлар гаиләсенә инде Надежда Владимировнаның туганнарының ятим калган балаларын тәрбияләү–Ходай тарафыннан җибәрелгән тагын да бер сынаудыр. Ул балалар аларда торып, укып, белем алып чыгалар, бүген исә үз тормышлары белән көн күрәләр.
–Бераз авырый башласам, шунда ук, кайтып җитәләр, я акча җибәрәләр, рәхмәт,-ди Владимир.
Үз эшен башлар өчен ул 1 миллион сумга якын кредитлар ала. Аларга бина төзи, кирәк-яраклар юнәтә. Кирәк-яраклар дигәннән дә, аның цехындагы күп җиһаз үз кулы белән ясалган. Бу урында, Владимирның төрле тимер-томырлардан автомашина җыеп, Мәскәүгә кадәр чыгып киткәнен әйтеп үтәсе килә. Кайтып җитә алмас, дип, ул чакта аның белән юлга чыгарга иптәшләреннән берсе генә ризалаша. “Тәвәкәлләр таш ярган”, диләр.Барган җирләреннән исән-сау кайтып җитәләр. Ул машина белән аннан соң да байтак еллар йөри әле Владимир.
–Күпләр олыгайган көнеңдә нәрсәгә кирәк бу эш, дип сорыйлар, җүләрләнгән дип әйтүчеләре дә бар. Ә миңа әлеге шөгылемне башкару ял бирә. Шушы цехка керсәм, бар дөньям онытыла,-дип сөйләвен дәвам итә ул.
Киләсе елдан Владимир тротуар плитәләре ясар өчен 800 данә форма, тагын әллә нинди кирәк-яракларга заказ биреп куйган. Инде хәзердән үк клиентлары барлыкка килгән. Өйләрне җылыту, мунчаларга су кисмәкләре, теплицалар ясауны да башкара тимер остасы. Ә иң хөрмәткә лаеклысы–аның мәрхәмәле һәм олы йөрәкле булуы. Игелекле гамәлен бүген дә дәвам итеп, Владимир Михайлович авылдагы мазарлыкта кирәк-яракларны кую йортына җылылык уздырган, мәдәният йорты каршындагы Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашлары хөрмәтенә төзелгән обелиск тирә-ягын төзекләндерүне башкарган, киләсе елда шунда ук, тротуар плитәләре урнаштыруны да үзенә максат иткән эшмәкәр.
Сынаулар–кеше өчен Аллаһының рәхмәтенә ирешү юлы, диләр. Владимир да язмышында авырлыкларны узарга көч таба алган килеш, бүген Ходай Тәгаләнең ярдәменә шөкерана кылып, кешеләргә ярдәме белән, җаны теләгән хезмәтен башкарып яши.