Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
2015 елның 1 январеннан социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак
2014 елның 2 ноябре, якшәмбе
Хәзер социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак: 2015 елның 1 январеннан “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында”гы 442 номерлы Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ категориясе өчен ул кайсы ягы белән уңай булачак? Яңа законда нинди үзгәрешләр булачак? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан без район социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлиловага мөрәҗәгать иттек.
-Антонина Александровна, социаль хезмәт күрсәтү турында яңа закон кабул итү нигә кирәк булды? Иске закон бүгенге көндә актуаль түгелме инде?
-Биредә “Россия Федерциясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында”гы 195 номерлы федераль законның инде 1995 елда кабул ителгән булуын да искәртәсем килә. Ул чорда социаль хезмәтләр өчен федераль үзәк тә, регионнар да җаваплы иде. 2005 елның 1 январеннан исә социаль хезмәтләр күрсәтү буенча вәкаләтләр субъектларга тапшырылган иде, һәм һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Моннан тыш, элеккеге законга күп кенә үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә ул шул кадәр катлаулы, аңлаешсызга әйләнде ки, яңа закон кабул итмичә мөмкин түгел. Минем фикеремчә, яңа закон халык өчен социаль хезмәтләрнең мөмкинлекләрен арттыра, әлеге хезмәтләрне күрсәтүче оешмаларның җаваплылыгын конкретлаштыра. Әлеге документның максаты- Россия территориясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормаларын кертү. Социаль хезмәткәрләр моны инде күптәннән көтәләр.
-Күпләр яңа законда “Катлаулы тормыш шартлары” аңлатмасының булмавына аптырарлар. Аңа алмашка нинди термин килде?
-2015 елның 1 январеннан авыру, травма алган, олы яшьтә яисә инвалид булу нәтиҗәсендә үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалтканнар; гаиләдә һәрдаим карауга мохтаҗ булган бер яисә берничә инвалид яшәгән, шул исәптән инвалид балалары булган гаиләләртулысынча яисә өлешчә ярдәм алуга хокуклы булачаклар. Әлбәттә, исемлектә социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләр; эшләре һәм яшәүгә акчалары булмаган гаиләләр турында да әйтелгән. Кыерсытылып яшәүче хатын-кызларга, балаларга социаль хезмәткәрләрнең ярдәм итәчәге турында да пунктлар бар яңа законда. Уенга, алкоголизмга, наркоманлыкка бирелгән гаиләләр дә игътибардан читтә калмаячак.
-Яңа законда тагын бер яңалык- “социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы” төшенчәсе бар. Әлеге документ турында да аңлатма биреп китсәгез иде...
- Социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы-ул ярдәм күрсәтүнең “юл картасы”. Әлеге программаның формасы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнәчәк һәм ул өч елга эшләнәчәк. Ә менә программаны төзү гражданинның гаризасы нигезендә тору урыны буенча социаль яклау органы төзиячәк. Әлбәттә, башлап социаль яклау органы тарафыннан әлеге гражданинның чыннан да социаль яклауга мохтаҗ булуы һәм аның нинди социаль хезмәтләргә ихтыяҗы булуы билгеләнергә тиеш. Программага социаль хезмәтнең формасы, төрләре, күләме, шартлары, күрсәтү сроклары, хезмәт күрсәтүчеләрнең исемлеге кертелә. Программа гражданин өчен тәкъдим итү характерында, ә хезмәт күрсәтүче өчен-мәҗбүри.
Газета укучыларга конкрет мисаллар өстендә социаль хезмәт күрсәтү буенча индивидуаль программаның җайлы булуын аңлатып китәсем килә. Әйтик, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен безнең реабилитация үзәкләрендә курс үтү өчен инвалид-баланың әти-әнисенә юллама артыннан социаль яклау идарәсенә елына ике тапкыр килергә туры килергә кирәк булганлыгы турында һәркем хәбәрдәр. Әмма индивидуаль программа төзелгәннән соң елына ике тапкыр юллама бирүләрен сорап социаль яклау идарәсенә килү ихтыяҗы юкка чыга, бары тик өч елга бер тапкыр килү генә сорала. Яисә, мәсәлән, мондый программа төзелгән кеше башка җиргә яшәргә күчеп китә ди. Бу очракта республиканың башка районына яисә шәһәренә күчеп киткән очракта яңа урында да программада каралган барлык төр социаль хезмәтләр дә күрсәтеләчәк, бернинди яңа документ тутыру да кирәкми. Республикадан читкә, башка регионга күчеп китү очрагында да әлеге субъектта билгеләнгән социаль хезмәтләр җыелмасы гражданинга күрсәтеләчәк.
-Кемнәр социаль хезмәтләрне түләүсез нигездә алачак?
-Балигъ булмаган балалар, гадәттән тыш хәлләр, коралланган милләтара конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, кеше башына уртача туры килгән яшәү минимумының бер ярым күләменнән түбән булган кереме булган гражданнар түләүсез нигездә социаль хезмәтләр алуга хокуклы.
-Һәр кешенең тормышын киштәләргә төзеп куеп булмый. Кемгәдер социаль хезмәткәр ярдәме кичекмәстән кирәк булу мөмкинлеге килеп туа һәм ниндидер документлар төзеп торырга вакыт булмый. Бу очракта нишләргә?
-Әлбәттә, тормыш безгә төрле көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга сәләтле. Әлеге очраклар да яңа законда каралган. Анда кичекмәстән булырга тиешле социаль хезмәтләр билгеләнгән. Яңа законда бу хезмәтләр индивидуаль программа һәм килешү төземичә башкарылырга тиешлеге ассызыклана. Бу очракта, мәсәлән, сүз киемнәр, беренче кирәк-ярак әйберләр белән тәэмин итү, юридик һәм экстрен психологик ярдәм күрсәтү турында барырга мөмкин.
Римма МӘҮЛЕТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз