Бүген - Бөтен дөньяда кәгазьсез көн

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
“Кәгазьне сак тотарга өйрәник!” - бөтен дөньяда октябрьнең 4нче пәнҗешәмбесендә үткәрелә торган халыкара “кәгазьсез кампания”нең девизы шундый. Соңгы 20 елда кәгазь тоту 20%ка арткан.

Бу көнне экономиканың төрле тармакларына караган иң зур компанияләр кәгазьдән рациональ файдалануда үз тәҗрибәләрен уртаклашу, үзләренең яклау акцияләрен үткәрү өчен берләшәләр.

Исәпләүләрдән күренгәнчә, 1 тонна кәгазьне экономияләү 17 агачны “коткарырга”, 26 тонна суны, 3 кубометр җирне, 240 литр ягулыкны һәм 4000 кВт/сәгать электр энергиясен янга калдырырга мөмкинлек бирә икән.

Әлбәттә, кәгазь кулланудан бөтенләй баш тартып булмый, моның кирәге дә юк, әмма мәгүлүмати технологияләр өлкәсендәге казанышлар компания һәм дәүләт дәрәҗәсендә дә, аерым кеше практикасында да ресурсларны янга калдыру эшенә сизелерлек өлеш кертергә мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International