Яшьләр “Наркотикларсыз тормыш” өчен

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Хәзерге вакытта Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара. Әлеге чараның максаты – наркотикларга каршы көрәштә хокук сакчылары, хакимият органнары һәм халыкны берләштерү.

Билгеле булганча, Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе инде берничә ел дәвамында уздырыла. Шушы вакыт эчендә бу чара шактый уңай нәтиҗәләргә китерде. Әлеге акция чорында “ышаныч” телефоннарының аеруча еш шалтыравын, законсыз әйләнештәге наркотик матдәләрнең полиция хезмәткәрләре тарафыннан аеруча еш табылуын узган акция нәтиҗәләре ачык күрсәтә. Хокук саклау органнарыннан алынган мәгълүматларга караганда, “ышаныч” телефонына килгән әлеге төр хәбәрләрнең һәр өченчесе раслана икән...

Нәкъ менә әлеге вәзгыятьне күздә тотып, быел бу акция тагын бер мәртәбә игълан ителде дә инде. Бу юлы наркотикларга каршы көрәш идарәсе вәкилләре яшьләрне психоактив матдәләр, төрле спайс кушылмалардан саклауга аеруча зур игътибар бирергә уйлаган. “Наркотикларсыз тормыш” кысаларында уздырыла торган чараларның күбесе нәкъ менә әлеге темага багышланган.

Мәсәлән, 21 октябрь көнне Казанда яшүсмерләр тарафыннан хокук бозу очракларын кисәтүгә багышланган ачык форум үткәрелде. Чарада “Балигъ булмаганнарның психоактив матдәләр куллануын кисәтү” дип аталган махсус секция эшләде. Шул ук көнне Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләргә каршы көрәш хәрәкәтендә катнашучы активистлар махсус слетка җыелды. Чарада алар соңгы вакытта яшьләр арасында аеруча зур “популярлык” алган спайсларга каршы көрәш юллары турында фикер алыша.

24 сентябрь көнне исә Казан шәһәре Мәскәү районында урнашкан 102нче гимназиянең 9-11 нчы сыйныф укучылары өчен махсус семинар оештырылачак. Алар алдында Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Чара кысаларында яшүсмерләр белән төрле профилактик әңгәмәләр уздырылачагы да билгеле.

Бу көннәрдә Казанның 16нчы гимназиясендә дә шундый ук чаралар үткәрелә. Биредә балигъ булмаганнар алдында табиблар чыгыш ясый. Алар яшүсмерләргә психоактив матдә һәм төрле спайс кушылмаларының зыяны турында аңлата. Акциядә катнашудан Казан федераль университеты да читтә калмый. Биредә 1-4нче курс студентлары өчен наркотикларга каршы төрле профилактик  чаралар уздыру каралган.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе укытучы, мөгаллимнәрнең дә бу өлкәдәге белемнәрен арттыруны күздә тота. Чара барышында аларны психоактив матдәләр куллана башлау мөмкинлеге зур булган яшүсмерләр белән эшләргә өйрәтү курслары үткәрелергә тиеш.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International