Хорновар-Шигалида "Ветераннар истәлеге аллеясы" булачак

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Звезда авыл җирлегенең Яңа Шигали авылындагы Акатуй бәйрәме узучы мәйданда куаклар утырту турында күптәннән сүз алып барыла. Ниһаять, ул сүздә генә түгел, ә чынлыкта да тормышка ашырылды.

Халык телендә “Бердәмлектә-көч” дигән әйтем яши. Шигалиләр дә агач утыртуга бердәм булып керештеләр. Шомыршы урманчылыгыннан кайтарылган туя, чыршы, кара миләш, каен үсентеләре төз хәрбиләр кебек һәркайсы төзелешеп утырды. Мал-туардан саклану чарасында күрде авыл халкы, агачлар утыртылган территорияне тотып алынды.

Куак утырту-изге гамәл.  Әйтергә кирәк, әлеге  чараны башкаруны авыл халкы, авылдан чыккан, бүгенге көндә читтә яшәүче  игелекле шәхесләребез үз өстенә алды.

Шундый ук эш Хороновар-Шигали мәдәният йорты алдында да башкарылды. Биредә утыртылган яшь үсентеләр “Ветераннар истәлеге аллеясы” исемен йөртәчәк. Бу чара киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләүне күздә тотты  һәм сугышта вафат булганнарны искә алып, исән кайтканнар хөрмәтенә багышлынды . Җәмгысе 100ләп яшь үсенте утыртылды.

Шулай итеп, яшь буында тарихыбызны онытмаска, шулай ук, табигатьне сакларга, яратырга кебек тәрбияви максатларны да күздә тота бу чарабыз. Аның хәерле булуын һәм яшьләребез тарафыннан дәвам ителүен телибез. 


Алевтина Тарасова, китапханәче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International