Крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурслы сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителүен белдерде.

Грантлар түбәндәге куәтләр проеклаштырылган шартларда бирелә: сөтчелек фермалары - кимендә 24 баш савым сыер; мөгезле эре терлек симертү фермалары - кимендә 30 баш; дуңгызчылык фермалары - кимендә 10 ана дуңгыз (50 баш); сарык асрау фермалары - кимендә 100 баш сарык; кәҗә фермалары - кимендә 50 савым кәҗә; ат фермалары - кимендә 30 баш ат (20 бия).

Гаризалар һәм документлар 21-30 октябрьдә түбәндәге адреста кабул ителә: 420014, Республика Татарстан, Казан, Федосеевская ур., 36, 3 этаж, каб. 309.

Кабул итү эш көннәрендә 9дан 11 сәгатькә һәм 13тән 16 сәгатькә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International