Чүпрәледә салкын һава торышы сакланачак

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Һава торышының кискен начарлануы сәбәпле, үткән ял көннәрендә республиканың кайбер районнары электр энергиясез калды. 

Аларның һәрберсендә авария-торгызу эшләре алып барылды.

Чүпрәле метеорология станциясе хәбәр итүенчә, якын көннәрдә салкын һава торышы көтелә. Урыны белән карлы яңгыр, кар явачак. Төнлә -1, -5 градуска кадәр салкын булачак. Көндез якын көннәрдә -10 градуска кадәр суытачак.  Димәк, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Сак булыгыз! 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International