Балтач районының «Кызыл Юл» СХПК (сөт терлекчелеге), Мамадыш районының «Берсут» АФ ҖЧҖ (җәнлек үрчетү) күргәзмәдән көмеш медаль һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты белән кайттылар.
Татарстан Республикасында балык үрчетү буенча кайбер инвестиция проектлары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе тарафыннан аерым билгеләнде, болар: Балык Бистәсе районының «Чулман» ҖЧҖ, Питрәч районының “Әшнә” балык хуҗалыгы” ААҖ.
Илнең аграр ведомствосы хәбәр иткәнчә, ит терлекчелеге буенча 20 предприятиедән 8 баш нәселле эре мөгезле терлек; сөт терлекчелеге буенча 31 предприятиедән нәселле 13 баш сыер; дуңгызчылык буенча 24 предприятиедән нәселле 13 хайван алып килгәннәр; 19 предприятие кош-корт алып килгән; җәнлек үрчетү предприятиесе – 25; балыкчылык буенча 23 предприятие; болан һәм умартачылык буенча 1әр предприятие килгән.